Барлык яңалыклар
Новости
2 ноябрь 2021, 12:03

«Ел гаиләсе» фильмын карадыгызмы әле?

Айнур Әскәровның  фильмы прокатта 1 млн сумнан артык табыш җыеп өлгергән дә инде.

«Ел гаиләсе» фильмын карадыгызмы әле?
«Ел гаиләсе» фильмын карадыгызмы әле?

Бу хакта кинозалларда фильмнар күрсәтү турында Ә. Абдразаков исемендәге "Башкортстан" киностудиясе хәбәр итә. Кинотеатрларда прокат дәвам итә.

Фильмда Рәхмәтуллиннар гаиләсе турында бәян ителә. Алар Башкортстанның бер ерак районыннан иске микроавтобуска төялеп, Уфага юлга чыга. Исәпләре –  бурычларын түләп бетерү өчен конкурста җиңү. Әмма бу сәяхәт шактый маҗаралы булып чыга.

Картина бөтенрусия прокатына 23 сентябрьдә чыкты. «Ел гаиләсе»  гаилә комедиясен тамашачылар бөтен Русия буенча 250 кинотеатрда караячак.

Фильмны Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Әмир Абдразаков исемендәге “Башкортостан” киностудиясе заказы буенча Башкортостан Республикасы Гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды һәм Русия Кинематографистлар берлегенең Башкортостан бүлекчәсе ярдәмендә “Әскәрфильм” компаниясе төшергән.

Чыганак: Башинформ.

«Ел гаиләсе» фильмын карадыгызмы әле?
«Ел гаиләсе» фильмын карадыгызмы әле?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: