Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2021, 11:55

Саули Ниинисте Мәскәүдә

Русия белән Финляндия арасында товар әйләнеше 21 процентка арткан.

Саули Ниинисте Мәскәүдә
Саули Ниинисте Мәскәүдә

Русия дәүләте башлыгы Кремльдә эш визиты белән Русиягә килгән Финляндия Республикасы Президенты Саули Ниинистены кабул итте.

В. Путин Саули Ниинистены Мәскәүгә килүе белән сәламләде. Авыр эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, чакыруны кабул итүе һәм Русиягә килүе өчен рәхмәт белдерде.

“Финляндия – безнең ышанычлы партнерыбыз, якын күршебез. Киләсе елда без Русия белән Финляндия арасындагы шартнамәнең 30 еллыгын билгеләп үтәчәкбез”, – диде.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике ил арасында товар әйләнеше 21 процентка арткан, экспорт һәм импорт үскән, эре проектлар дәвам итә, төбәкара комиссия эшен яңарткан.

Бу хакта тулырак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/67033.

Саули Ниинисте Мәскәүдә
Саули Ниинисте Мәскәүдә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: