Барлык яңалыклар
Новости
27 октябрь 2021, 09:15

Сбербанк керемле эшли

В. Путинның: "Сезнең бар да яхшы, мин беләм, банк актив үсә. Керем рекордлымы?" – дигән соравына Г. Греф: "Әйе, Владимир Владимирович, ул ел ахырына кадәр триллион сумнан артып китәчәк", – дип җаваплады.   

Сбербанк керемле эшли
Сбербанк керемле эшли

Владимир Путин "Сбербанк (Саклык банкы)" идарәсе рәисе Герман Греф белән эшлекле очрашу үткәрде.

В. Путинның: "Сезнең бар да яхшы, мин беләм, банк актив үсә. Керем рекордлымы?" – дигән соравына Г. Греф: "Әйе, Владимир Владимирович, ул ел ахырына кадәр триллион сумнан артып китәчәк, – дип җаваплады. – Бу җәһәттән бу ел, мөгаен, иң уңышлыларның берседер. Беренчедән, узган пандемия елы фонында  быел икътисад, сәнәгатьнең, кредит ресурсларына ихтыяҗның җанлануын күрәбез. Кредитлау үсеше буенча фаразларыбыз  оптимистик түгел иде. Хәзер  юридик затларга кредит бирү якынча өч процентка үсеште. Шул ук вакытта кече һәм урта бизнеска – плюс 28 процент, ягъни пандемиядән соң алар бик тиз тернәкләнә. Шәхси затларга кредит бирү темплары да бик яхшы. Кайбер категорияләр өчен дәүләт программасы гамәлдән чыгарылганнан соң, без ипотеканы кредитлау кимер, дип уйлаган идек, ләкин шуңа да карамастан, быел без, узган ел белән чагыштырганда, үсеш көтәбез".

Тулырак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/67002.

Сбербанк керемле эшли
Сбербанк керемле эшли
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: