Барлык яңалыклар
Новости
27 октябрь 2021, 09:44

Салават шәһәренә спорт җиһазлары кайтартылган

Мәсәлән, туп, гантель, секундомер, табло, костюм, майка, борцовка, дзюдог, трико, футболкалар сатып алынган.

Салават шәһәренә спорт җиһазлары кайтартылган
Салават шәһәренә спорт җиһазлары кайтартылган

Спорт инвентарен Салават шәһәре спорт мәктәбе “Демография” гомумдәүләт проекты ярдәмендә сатып алган, дип хәбәр итә шәһәр администрациясе. "Быел безгә якынча 868 мең сум акча бүлеп бирелде. Без дүрт спорт төре өчен җиһазлар сатып алдык: дзюдо, грек-рим көрәше, гандбол һәм җиңел атлетика. Шулай итеп,  бүлеп бирелгән суммадан дүрт спорт берләшмәсе тәэмин ителде. Мәсәлән, без туп, гантель, секундомер, табло, костюм, майка, борцовка, дзюдог, трико, футболкалар сатып алдык", – ди  спорт мәктәбенең өлкән инструкторы Елена Лобастова.

"Спорт – тормыш нормасы" төбәк проекты ярдәмендә  тагын бер спорт мәктәбенә  уктан ату, бокс, пуля ату буенча спорт җиһазлары алуга субсидияләр бирелгән. “Триумф” спорт мәктәбендә 347 спортчы шөгыльләнә, шуларның бишесе – Русия Федерациясенең һәм 60 ы – Башкортстан Республикасының җыелма командасында.

Салават шәһәренә спорт җиһазлары кайтартылган
Салават шәһәренә спорт җиһазлары кайтартылган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: