Барлык яңалыклар
Новости
24 октябрь 2021, 12:27

Дөньяда энергетика ничек үсешер?

Русиядә электр энергиясенең уртача бәясе, еврога күчереп исәпләгәндә, мегаватт-сәгать өчен якынча 20 евро тәшкил итә, Литвада – 256, Германиядә һәм Франциядә – 300, Бөекбританиядә – 320 евро.

Дөньяда энергетика ничек үсешер?
Дөньяда энергетика ничек үсешер?

Владимир Путин "Русия энергетика атнасы" халыкара форумының пленар утырышында катнашты. Дискуссиянең темасы – "Дөнья энергетикасы: үсеш өчен трансформация".

 CNBCның  өлкән корреспонденты Хедли Гэмбл сүзне проблемалардан  башлады. Без  алдан фаразлап булмаслык киләчәк белән очраштык, дип, глобаль җылыну,  глобаль энергетика кризисы, бөтен дөнья буйлап поставкалар чылбыры бозылу,  Әфганстандагы вәзгыять, Көньяк Кытай диңгезендә геосәяси киеренкелек турында әйтеп китте. Шулай ук  инфляция, хәтта стагфляция перспективалары, үзәк банкларның акчаны конфетти кебек  бастыру проблемаларын билгеләде. Җирнең үсә баручы халкы ихтыяҗларына ничек җавап бирергә,  2040 елга планетада тугыз миллиард кеше булса,  планетабызны җимерелүдән ничек коткарырга, дигән хафаларын белдерде. 

В. Путин  "Русия энергетика атнасы"ның барлык катнашучыларын һәм кунакларын сәламләп, глобаль энергетиканың агымдагы торышы һәм перспективалары, аның мөһим тенденцияләре турында бергәләп фикер алышуның мөһимлеген билгеләде. Һәм бу уңайдан үзенең фикерләре белән уртаклашты, көнүзәк проблемалар, шул исәптән, энергетика өлкәсендәге бәяләргә тукталды. 

Тулырак бу хакта: http://kremlin.ru/events/president/news/66916.

 

Дөньяда энергетика ничек үсешер?
Дөньяда энергетика ничек үсешер?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: