Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь 2021, 09:46

Ковидны ничек тыярга?

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Русиядә ял көннәре игълан ителә.

Ковидны ничек тыярга?
Ковидны ничек тыярга?

Владимир Путин видеоконференция режимында Русия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә уздырды. Очрашу илдәге эпидемиологик вәзгыять турында фикер алышудан башланды.

Президент илдә ковид инфекциясе белән бәйле вәзгыятьнең катлаулы булуын, төбәкләрдә эпидемия таралу темплары артуын билгеләде. Шул ук вакытта вакцинацияләү дәрәҗәсе, кызганычка каршы, әлегә югары түгел. Хәзер барыннан да элек инфекция таралу темпларын "киметү" мөһим, диде ул.

Моның өчен, беренчедән, авыруны вакытында ачыклау өчен, тестлаштыру күләмен киңәйтергә кирәк.

В. Путин ассызыклавынча, төбәкләрдә статистиканы һич кенә дә матурлап күрсәтергә ярамый. Бүгенге вәзгыятьтә бу  куркыныч һәм җавапсызлык. Реаль вәзгыять хастаханәләр статистикасы, үлем дәрәҗәсе буенча барыбер күренә. 

Һәм, ил Президенты, барлык гражданнарга да мөрәҗәгать итеп: “Әгәр гаиләгездә берәрсе авырып китсә, сезгә дә больничныйга чыгарга  һәм өйдә торырга кирәк”, – диде.

Икенчедән,  хезмәт хакын саклау шарты белән 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр бөтен ил буйлап ял көннәре игълан ителәчәк.

Тулырак: http://kremlin.ru/events/president/news/66972.

Фото: Pixabay.

Ковидны ничек тыярга?
Ковидны ничек тыярга?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: