Барлык яңалыклар
Новости
21 октябрь 2021, 10:03

Аскарда – “Төньяк балкыш”

Әбҗәлил районы Аскар авылының Төньяк микрорайонында  “Төньяк балкыш” мәдәният һәм ял паркын ачу тантанасы булды.

Аскарда – “Төньяк балкыш”
Аскарда – “Төньяк балкыш”

Паркта урам яктырткычлары монтажланган, видеокүзәтү урнаштырылган, тротуарлар, балалар һәм баскетбол мәйданчыклары төзекләндерелгән, арт-объектлар урнаштырылган. Барлык төр эшләр план нигезендә һәм “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты ярдәмендә башкарылган. Төзекләндерүгә 8,5 млн сум тотылган.

“Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының төп бурычларының берсе – шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру. Проект гражданнарны үз шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә актив җәлеп итүне күздә тота.

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган гомумдәүләт проектлар 2019 елда старт алды.

Фото: https://bash.news/news/162811-v-sele-askarovo-otkrylsya-park-severnoe-siyanie.

Аскарда – “Төньяк балкыш”
Аскарда – “Төньяк балкыш”
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: