Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2021, 10:56

Сибайда экопарк

Сибайда “Терра Зауралье” экопаркы  төзекләндерелгән.

Сибайда экопарк
Сибайда экопарк

Экопарк  “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты һәм “Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру бөтенрусия конкурсы”нда җиңүчеләр проектларын гамәлгә ашыру кысаларында сафка баскан. Ул шәһәр халкын җәлеп итү һәм Урал артында башкорт традицияләрен саклау урыны булачак. Бу хакта Башкортостан Республикасының Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Мәҗит Гафури исемендәге парк – Сибайда төзекләндерүгә күптән мохтаҗ булган бердәнбер зур парк булган. Ул – төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итү урыны, ял итү, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү урыны.  Паркны комплекслы төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Яңартылган парк “Терра Зауралье” экопаркы исемен алган.

Парк танымаслык булып үзгәргән: асфальт юллар һәм кече архитектур формалар барлыкка килгән, тротуар плитәләрен салу тәмамланып килә. Шулай ук паркта тышкы суүткәргеч һәм канализация, су сибү системасы төзекләндерелгән, кабель торбалары салынган.

Чыганак: https://house.bashkortostan.ru/presscenter/news/401578/

Сибайда экопарк
Сибайда экопарк
Сибайда экопарк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: