Барлык яңалыклар
Новости
18 октябрь 2021, 10:09

БДБ оешуга – 30 ел

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ)  дәүләтләре башлыклары Советы утырышы узды.

БДБ оешуга –  30 ел
БДБ оешуга – 30 ел

Владимир Путин видеоконференция режимында Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге дәүләтләре башлыклары Советы утырышында катнашты.

Саммит БДБ оешуга 30 ел тулган елда үтә. Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, билгеле булуынча,  Русия, Белоруссия һәм Украина башлыклары тарафыннан 1991 елның 7-8 декабрендә Беловежск урманы  резиденциясендә “Славян дәүләтләре берлеген төзү турындагы килешү” имзалану юлы белән нигезләнгән иде, соңрак ул  “Бәйсез Дәүләтләр Берлеген төзү турында килешү”гә (Беловежск килешүләре буларак билгеле) үзгәртелде.

Бәйсез Дәүләтләр бердәмлеге дәүләтләре  Советы утырышында лидерлар Бердәмлек кысаларындагы күпьяклы хезмәттәшлеккә нәтиҗә ясадылар, аның киләчәк үсеш юлларын карадылар, шулай ук актуаль проблемалар буенча фикер алыштылар.

В. Путин очрашуда катнашучыларның барысына да һәм Александр Лукашенкога саммитны оештырган өчен һәм агымдагы елдагы актив эше өчен рәхмәт белдерде. Ә инде 2022 елда Бердәмлектә рәислек функцияләрен кабул итәчәк Казакъстанга  уңышлар теләде.

БДБ оешуга –  30 ел
БДБ оешуга – 30 ел
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: