Барлык яңалыклар
Новости
15 октябрь 2021, 10:55

Лаклыда сөенечле вакыйга

Салават районы Лаклы авылында берләштерелгән  балалар бакчасы (40 урынлык) белән мәктәп (80 урынлык) ачылган.

Лаклыда сөенечле вакыйга
Лаклыда сөенечле вакыйга

Социаль әһәмияткә ия  бу объектны "Демография" гомумдәүләт проекты һәм Республика адреслы инвестицион программасы ярдәмендә торгызу мөмкин булды, дип хәбәр итә Башкортстанның төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты.

Бинаның гомуми мәйданы 4 мең кв. метр тәшкил итә, ул өч блоктан төзелгән. Ике катлы үзәк блокта мәктәп һәм балалар бакчасының төп уку йортлары урнашкан. Төп корпуска көнбатыш яктан ике катлы ашханә һәм административ бүлмәләр блогы, шулай ук киенү-чишенү бүлмәләре тоташа.

Төзүчеләр территорияне төзекләндерү кысаларында асфальт салу, яшелләндерү эшләрен башкарганнар, спорт һәм уен җиһазлары, кече архитектура формалары урнаштырганнар. Төркем мәйданчыкларында, шулай ук уен һәм спорт зоналарында хәвефсез резин өслек каралган. Мәктәп һәм балалар бакчасы заманча җиһазлар белән тулысынча җиһазландырылган.

Лаклыда сөенечле вакыйга
Лаклыда сөенечле вакыйга
Лаклыда сөенечле вакыйга
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: