Владимир Путин III Евразия хатын-кызлар форумын ачуда чыгыш ясады. Форумның төп темасы – «Хатын-кызлар: яңа чынбарлыкта глобаль миссия».
Хатын-кызлар форумында катнашучыларны сәламләп, форумның беренче тапкыр 2015 елда узуын, аның абруйлы халыкара мәйданчыклар арасында ышанычлы рәвештә лаеклы урын яулавын билгеләде.
В Путин ассызыклавынча, форумның БРИКС, АТЭС, ЮНИДО, "Хатын-кызлар егермелеге" кебек берләшмәләр белән хезмәттәшлеге үсә. Хатын-кызларның глобаль һәм локаль сорауларга җавап эзләүдә активлыгы, тормышның барлык өлкәләрендә эшлекле катнашуы гомуми мәнфәгатьләргә хезмәт итә, кеше потенциалын максималь рәвештә ачарга ярдәм итә.
Тулырак бу хакта: http://kremlin.ru/events/president/news/66924.