Барлык яңалыклар
Новости
13 октябрь 2021, 13:34

Яңа чакырылыш Дәүләт думасы депутатлары белән очрашу

Зур Кремль сараеның Георгий залында Русия Президенты Владимир Путинның Дәүләт думасы депутатлары белән очрашуы булды.

Яңа чакырылыш Дәүләт думасы депутатлары белән очрашу
Яңа чакырылыш Дәүләт думасы депутатлары белән очрашу

“Сезне Русия Федерациясе Дәүләт думасының сигезенче чакырылыш беренче утырышы көнендә Кремльдә сәламлим һәм, әлбәттә, сезнең барыгызны да аның эше башлану белән, әлбәттә инде, конкурент, ачык сайлаулар нәтиҗәләре буенча җиңү яулавыгыз белән котлыйм.

Шунысы куанычлы, парламент составы шактый яңарды: 450 депутатның 218е – яртысы диярлек – Дәүләт думасында беренче тапкыр эшләячәк. Әмма сезнең барыгыз да эшчән, битараф булмаган, үз-үзләрен сәясәттә, иҗтимагый хезмәттә, үз һөнәрендә күрсәткән кешеләр.

“Бердәм Русия” партиясе яңартуга шундый вектор бирде. Конституциячел күпчелекне – 48,5 процентны саклап калган фракцияләрдә дә яртысы диярлек – нәкъ менә яңа депутатлар”, –дип чыгыш ясады Владимир Путин.

Путин сүзләренчә, Думада комитетлар саны хәзер 32гә  җиткән.

 

Фото: Kremlin.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: