Барлык яңалыклар
Новости
13 октябрь 2021, 13:38

Тыгыннар бетәчәк

Агыйдел елгасы аша салынган яңа күпер төзелеше ахырына якынлаша.

Тыгыннар бетәчәк
Тыгыннар бетәчәк

Воровский урамы чатындагы Агыйдел елгасы аша салынган яңа күпер төзелеше ахырына якынлаша. 12 октябрьдә юлчылар күпер корылмасының асфальт-бетон катламын җәюгә керештеләр.

“Башкиравтодор” хәбәр итүенә караганда,  юл  ике катламнан торачак – калынлыгы алты сантиметр булган беренече маркалы вак таш-мастик асфальт-бетонның өске һәм вак таш-битумлы 5 сантиметрны тәшкил итә. Бу колея барлыкка килүдән сакларга һәм юл катламын эксплуатацияләүнең температура диапазонын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Күпер корылмасын асфальтлауның катлаулылыгы шунда ки, күпер металл һәм температура деформациясенә дучар. Шуңа күрә хәзерге вакытта өч асфальт-бетон комплексы юлларның бөтен киңлегендә асфальт җәю эшләре алып барыла”, – дип билгеләп үтте “Башкиравтодор” башлыгы Василий Ивлев.

Күпер корылмасының һәр катламына 1500 тоннага якын асфальт-бетон катнашмасы кулланылачак. Һава шартлары уңайлы булган очракта, юлчылар асфальт җәюне атна уртасына тәмамларга планлаштыралар.

Яңа күперне файдалануга тапшырганнан соң, шәһәргә Көньяк керү юлы бушаячак һәм халык бөкеләрдән арыначак.

Яңа күпер Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Хәвефсез юллар” дип аталган дәүләт проекты кысасында тормышка ашырылган.

 

Фото: Уфа хакимияте.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: