Барлык яңалыклар
Новости
12 октябрь 2021, 23:08

Коронавирус чикләүләре катылана

Чикләүләр нәтиҗәсендә сәүдә рәтләренә керә алмаучылар кире борылды.

12 октябрьдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан кертелгән коронавируска каршы чикләүләрнең икенче өлеше үз көченә керде. 4 октябрь кертелгән беренче өлештә музейлар, күргәзмәләр, китапханәләр, театрлар һәм башка мәдәният оешмалары, спорт чараларына тиешле документларсыз керү тыелган иде. 12 октябрьдә кертелгәненә ярашлы, COVID-19 белән авыру яисә тискәре ПЦР-тест турында белешмәләр һәм вакцина ясату турында сертификатларсыз сәүдә үзәкләренә, шәхси музейларга керү чикләнде. Шундый ук таләпләр юл йөрүгә дә кагыла: тиешле документлардан башка хәзер шәһәрара автобусларга һәм “Орлан” шәһәр яны поездына билет сатып алып булмый.

Чикләүләр нәтиҗәсендә сәүдә рәтләренә керә алмаучылар кире борылды, мәсәлән, “Башкортостан” сәүдә үзәгендә чикләүләр кертелүе турында машиналар тукталышы ук сөйли иде. Әгәр үзәк янында машина кую урыны һәрчак тулы булса, бу көнне буш урыннар бик күп иде.

Антиковид чикләүләренең алдагы өченче өлеше 18 октябрьдән үз көченә керәчәк. Ул матурлык салоннарына, косметика һәм СПА-салоннарга, солярийларга, мунчага, саунага, фитнес-клубларга һәм бассейннарга, шулай ук 50дән артык утырту урыннары булган җәмәгать туклануы урыннарына кагылачак.

27 октябрьдән исә Башкортстанда барлык мәдәни-күңел ачу йортларында, бьюти-индустрия оешмаларында һәм җәмәгать туклануында тискәре ПЦР-тест турында белешмә белән генә кереп булмаячак. Әлеге урыннарга прививкалылар гына йөри алачак.

 


Мөнир ВАФИН фотолары.

Коронавирус чикләүләре катылана
Коронавирус чикләүләре катылана
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: