РФ Президент В. Путин тәүдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады, 10 октябрьдә бу бәйрәмне тармакта эшләүче галимнәр, агрономнар, фермерлар, эшчеләр, механизаторлар, зоотехникларның билгеләп үтүен әйтте. Аларның намуслы, фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә хәтта быелгы һава шартларында да мул уңыш җыеп алынуын, илнең барлык төп азык-төлек төркемнәре буенча ихтыяҗы тулысынча диярлек тәэмин ителүен ассызыклады. "Һәм әлбәттә, югары күрсәткечләр – агросәнәгать комплексында системалы үзгәрешләр нәтиҗәсе. Ул заманча, алдынгы технологияләргә һәм новацияләргә баеды", – диде ул.
Киңәшмә барышында фәнни-техник программаны 2030 елга кадәр озайтуны һәм башка чаралар кабул итү турында килешенде.
Чыганак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/66894.