Барлык яңалыклар
Новости
9 октябрь 2021, 13:03

Путин Хөснуллин белән очрашты

Юллар һәм торак төзелеше яхшы бара.

Путин Хөснуллин белән очрашты
Путин Хөснуллин белән очрашты

Владимир Путин Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән эшлекле очрашу уздырды. Министрлар Кабинеты башлыгы урынбасары Президентка торак һәм юл төзелешендәге хәлләр турында хәбәр итте. "Без гомумдәүләт проекты максатларына ирешү, торакның күләмен 120 миллион квадрат метрга кадәр арттыру, биш миллион гаиләнең торак шартларын яхшырту һәм төзекләндерү дәрәҗәсен бер ярым тапкырга күтәрү буенча Сезнең Указ кысаларында эшлибез, –  диде Марат Хөснуллин. – Бу уңайдан без графиклар төзедек, аларны барлык төбәкләр белән килештердек һәм шуның  буенча эш итәбез... Федераль юллар буенча, гомумән, узган ел тарихта иң яхшы күрсәткечләргә ирешелде".

Чыганак: http://kremlin.ru/events/president/news/66879.

 

Путин Хөснуллин белән очрашты
Путин Хөснуллин белән очрашты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: