-5 °С
Болытлы
Русия Федерациясе Дәүләт Думасының киләсе составында эшләүнең перспектив планнары турында фикер алышу булды.
Чыганак: http://kremlin.ru/events/president/news/66869
Билгеле булуынча, VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар Россиядә 17-19 сентябрьдә узды. Депутат мандатлары өчен 14 партия вәкилләре көрәште. 100% протоколларны эшкәрткәч, 51,72% сайлаучыларның тавыш бирүе мәгълүм булды.
Партияләр түбәндәгечә тавыш җыйды (процентларда):
"Бердәм Русия" – 49,82;
КПРФ – 18,93;
ЛДПР – 7,55;
"Гадел Русия-Патриотлар – гаделлек өчен" – 7,46;
"Яңа кешеләр" – 5,32
һ.б.