Барлык яңалыклар
Новости
5 октябрь 2021, 14:38

Уфада шахмат чемпионаты

8 октябрьдә Уфада Русия шашка чемпионаты узачак. Ирләр арасында – 74нче, хатын-кызлар арасында 71нче суперфиналлар көтелә.

Уфада шахмат чемпионаты
Уфада шахмат чемпионаты

Ярышлар Русия Шахмат федерациясе һәм Елена һәм Геннадий Тимченконың хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Музейларда шахмат» программасы кысаларында узачак. 

"Уфада суперфиналлар үткәрү – 10 еллык уңышлы эшебездән соң  Россия шахмат федерациясенең безгә авансы, – ди Интеллектуаль уеннар спорт клубы директоры Әмир Даукаев. – Башкортстан массакүләм шахматны үстерү буенча илдә лидерларның берсе булып тора, «Взлетай», «Ак ладья» программасы һәм башка проектлар популяр. Хәтта балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында чемпионат үтә. Шуңа күрә Башкортстанда суперфиналлар үткәрү – ул Русия картасында интеллектуаль уеннарның тагын бер ноктасы".

Ачу тантанасы Михаил Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда булачак. Турнирлар түгәрәк система буенча 11 турда уза. Уен партияләре Nesterov Plaza кунакханәсендә оештырыла. Гомуми приз фонды 11 млн сум тәшкил итә: ачык турнирда – 7 млн сум, хатын-кызлар арасында – 4 млн сум уйналачак.

Шулай ук гроссмейстерлар  яшь шахматчылар өчен осталык дәресләре үткәрәчәк.

Уфада шахмат чемпионаты
Уфада шахмат чемпионаты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: