Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2021, 23:12

Коронавируслы мәзәкләр

Битлекне күп еллар кигәннән соң танау эротик әгъзага әйләнүе мөмкин.

Коронавируслы мәзәкләр
Коронавируслы мәзәкләр

– Мәскәүдә үзизоляция тәртипләрен бозмаучы кеше ачыкланды.

– Кем ул?

– Мавзолейдагы Ленин.

 


* * *

Бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген ким дигәндә атнасына ике тапкыр юарга кирәк.

 


* * *

Төнлә куркыныч районнарда йөрергә туры килгәндә иң яхшысы ютәлләп, төчкереп атлау.

 


* * *

– Әти, динозаврлар нигә үлеп беткән?

– Чөнки алар самоизоляция тәртипләрен үтәмәгән.

 


* * *

Эпидемия вакытында карабодай, имбир, битлеккә хак артты, хоккейчылар һәм футболчыларга төште.

 


* * *

Бию ансамбленә таба шуышкан вирус бик тиз тапталып мәрхүм булган.

 

* * *

– Бу битлекне кайдан алдыгыз?

– Мин бит сварщик, ягъни эретеп ябыштыручы.

 


* * *

Чехлар күпме генә коронавируса каршы вакцина ясап карамасын, аннан сыра килеп чыга.

 


* * *

Битлекне күп еллар кигәннән соң танау эротик әгъзага әйләнүе мөмкин.

 


Фото:i mages/search?text=в%20маске%20юмор&from=tabbar&p

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: