Барлык яңалыклар
Новости
29 сентябрь 2021, 14:24

Төрекмәнстанның мөстәкыйльлегенә 30 ел

Владимир Путин Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка илнең бәйсезлеген игълан итүгә 30 ел тулу уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде. Фотода Төрекманстан әләме һәм гербы. 

Төрекмәнстанның мөстәкыйльлегенә 30 ел
Төрекмәнстанның мөстәкыйльлегенә 30 ел

"Сезнең ил икътисадый һәм социаль өлкәләрдә зур уңышларга иреште. Төрекмәнстанның уңай нейтралитет сәясәте Үзәк Азия төбәгендә тотрыклылыкны һәм куркынычсызлыкны ныгытуга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Русия Президенты. Русия дәүләте башлыгы ассызыклаганча, ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр стратегик партнерлык рухында үсә, сәяси диалог алып барыла, төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәттәшлек, шулай ук БДБ һәм башка халыкара структуралар кысаларында багланышлар дәвам итә. Владимир Путин ике яклы багланышлар комплексын алга таба да үстерү уртак тырышлык белән тәэмин ителәчәк, дип ышаныч белдерде, бу Русия һәм Төрекмәнстан халыклары мәнфәгатьләренә тулысынча җавап бирә.

Чыганак: http://kremlin.ru/events/president/news/66774.

Төрекмәнстанның мөстәкыйльлегенә 30 ел
Төрекмәнстанның мөстәкыйльлегенә 30 ел
Төрекмәнстанның мөстәкыйльлегенә 30 ел
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: