Барлык яңалыклар
Новости
29 сентябрь 2021, 14:32

Караидел яңалыклары

Караидел районында мәдәният йорты, парк һәм сквер төзелә. Кайсы авылларда икәнен беләсезме?

Караидел яңалыклары
Караидел яңалыклары

Караидел районында быел матур үзгәрешләр күп. Яугилде авылында – авыл мәдәният йорты, Караидел  район үзәгендә – «Яр буе» паркы һәм Байкыбаш авылында сквер төзелеп бетеп килә. Объектларда эшләр «Мәдәният», «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» гомумдәүләт проектлары кысаларында финанслана.

Яугилде күп профильле мәдәният йорты төзелешенә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 65 млн сум җибәрелгән. Хәзер объектта эчке һәм тышкы коммуналь челтәрләр, котельный монтажы төгәлләнгән, мәдәният йорты территориясен чистарту һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.

Ике ел дәвамында төзелгән  Байкыбаш скверы 28 cентябрьдә Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Илшат Таҗетдинов катнашында ачылды. “Яр буе” паркында резина өслекле спорт һәм балалар мәйданчыклары, асфальт тротуарлар, кече архитектура формалары, эскәмияләр һәм чүп савытлары, койма барлыкка килде.

Моннан тыш, агымдагы елның маенда район үзәгендә «Мәдәни мохит» төбәк проекты акчасына модель китапханәсе ачылган иде.

Чыганак: Башинформ.

Караидел яңалыклары
Караидел яңалыклары
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: