Барлык яңалыклар
Новости
28 сентябрь 2021, 13:05

Контакт-үзәк эшли башлады

Җанисәп буенча сорауларны Мәскәү вакыты белән иртәнге 9 дан кичке 9 га кадәр 8-800-707-20-20 телефоны буенча биреп була.

Контакт-үзәк эшли башлады
Контакт-үзәк эшли башлады

Бөтенрусия халык исәбен алу контакт-үзәге эшли башлады. Илнең 24 төбәгендә йөздән артык оператор русиялеләрнең сорауларына җавап бирергә әзер.  Контакт-үзәк 24 сентябрьдән 14 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Соңрак яки иртәрәк шалтыратканда, шалтыратуны автоҗавапчы кабул итәчәк, ә оператор соңрак шалтыратачак һәм сорауга җавап бирәчәк.

Бөтенрусия халык исәбен алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр, ил тарихында беренче тапкыр санлы технологияләр кулланып узачак. Русиялеләр гадәти анкетага җавап бирә ала, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон  кәгазьне  мөстәкыйль тутыра алачак. Моннан тыш, исәпкә алу участокларында, "Минем документлар" дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәк биналарында да җанисәптә теркәлергә мөмкин булачак.

Контакт-үзәк эшли башлады
Контакт-үзәк эшли башлады
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: