Барлык яңалыклар
Новости
28 сентябрь 2021, 12:55

Агыйделнең аръягында

Уфада Агыйдел аръягында 400 мең кеше өчен 10 миллион квадрат метр торак төзү планлаштырыла.

Агыйделнең аръягында
Агыйделнең аръягында

Хәзергә Уфаның торак фонды 27 миллион квадрат метр тәшкил итә, анда 1,12 миллион кеше яши. Агыйдел аръягында төзү эшләрен 2008 елда ук проектлый башладылар. Әмма бу мәйданчыкны үзләштерүгә озак вакыт инженер челтәрләренең булмавы аяк чалды. 2018 елга территорияне газ, җылылык һәм электр белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителде. Ә 2020 елда төбәк Башлыгы Радия Хәбировның федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә Уфа "Стимул" программасына керде. Бу инженер челтәрләре төзелешенә 8 млрд сум җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, ул 2024 елга тәмамланачак.

Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков сүзләренчә,  су белән тәэмин итү һәм канализация объектлары белән ышанычлы һәм тулысынча тәэмин итү өчен, ике этапка бүленгән чаралар комплексын тормышка ашырырга кирәк булачак. 2023 елга кадәр исәпләнгән беренче этап кысаларында 23,4 километр суүткәргеч һәм 27,5 км канализация коллекторы төзеләчәк. Финанслау күләме 8 миллиард сум тәшкил итәчәк. Әлеге объектларны файдалануга кертү 4 миллион квадрат метр торакны кирәкле коммуникацияләр белән тәэмин итәчәк. Икенче этапны 2024-2027 елларда гамәлгә ашырачаклар. Бу максатларга 8,5 млрд. сум юнәлдереләчәк, бу тагын 6 млн кв. м торакны су һәм канализация белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.

Чыганак: Башинформ.

Агыйделнең аръягында
Агыйделнең аръягында
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: