Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2021, 09:04

Күңел салып эшләргә

Владимир Путин видеоконференция режимында Русия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаларына сайланучылар белән очрашты.

Күңел салып эшләргә
Күңел салып эшләргә

Иң тәүдә ул аларны  Русия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре вазыйфасына сайланулары белән котлады. Аларның мондый эш тәҗрибәсе инде булуын, аның никадәр катлаулы, киеренке икәнлеген, кешеләр алдында зур җаваплылык йөкләнүен аңлауларын билгеләде.  Һәм  һәр көн сайлаучыларның ышанычын расларга, җиң сызганып, йөрәк һәм күңел белән эшләргә, югары постка лаек булуны исбатларга, һәм конкрет эшләр белән сайлау алды программаларының һәм вәгъдәләрнең үтәлешен күрсәтергә кирәк, диде. Көчне төбәкләрдәге  кискен социаль, икътисадый проблемаларны хәл итүгә һәм, әлбәттә, аны нәтиҗәле, динамик үстерүне тәэмин итүгә юнәлтергә кирәк, дип ассызыклады.

“Сездән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышын шәхси контрольдә тотуыгызны, балалы гаиләләргә һәм башка гражданнарга, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүне, диспансеризация үткәрүне һәм ковид белән авырган кешеләрне тернәкләндерү буенча кабул ителгән чараларның ничек үтәлүен игътибарда тотуны сорыйм, – диде В. Путин. – Мәшгульлек мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирергә кирәк, шул исәптән, барыннан да элек – яшь белгечләргә һәм пенсия алды яшенә җиткәннәргә”.

Чыганак: http://kremlin.ru/events/president/news/66772.

Күңел салып эшләргә
Күңел салып эшләргә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: