Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь 2021, 09:19

Яшьләргә эш булырмы?

Икътисад торгызылган, эшсезлек кимегән. Әмма яшьләр, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр арасында эшсезлек дәрәҗәсе югары булып кала, ди В. Путин.

Яшьләргә эш булырмы?
Яшьләргә эш булырмы?

Владимир Путин видеоконференция режимында икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды, аның барышында, аерым алганда, федераль бюджетны өч елга планлаштыру турында фикер алышынды.

В. Путин, глобаль икътисадтагы гомуми тотрыксыз хәлгә карамастан, Русия икътисады торгызылды, дип билгеләп үтте.

Агымдагы елның җиде ае йомгаклары буенча тулаем эчке продукт кризиска кадәрге дәрәҗәгә чыккан, ягъни коронавирус эпидемиясе китереп чыгарган проблемалар чишелгән. Гыйнвар-июль айларында индустриаль үсеш 4,4 процент тәшкил иткән, шул ук вакытта эшкәртү производстволары югарырак темплар күрсәтә:  плюс 5,6 процент. Бизнесның, инвесторларның уңай кәефләре төп капиталга капитал салу күләмендә  күренә: беренче яртыеллыкта ул узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 7,3 процентка арткан.

Соңгы вакытта ирешелгән тагын бер бик мөһим нәтиҗә  – мәшгульлекне арттыру.  Ел ахырына кадәр Русия икътисадында эш белән тәэмин итүне 2019 ел дәрәҗәсеннән дә ким булмасын, дигән максат куелган булган. Бу планка июль аенда үтелгән.

Шул ук вакытта бу бурыч барлык регионнарда да хәл ителмәгән. Яшьләр, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр арасында да эшсезлек дәрәҗәсе югары булып кала, дип ассызыклады Президент һәм бу җәһәттән эш дәвам ителәчәген әйтте.

Тулырак: http://kremlin.ru/events/president/news/66738.

Фото: Pixabay.

Яшьләргә эш булырмы?
Яшьләргә эш булырмы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: