Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь 2021, 09:33

Китапханә яңартылган

24 сентябрьдә Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында яңа буын китапханәсе ачылачак.

Китапханә яңартылган
Китапханә яңартылган

Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иске Калмаш – Чакмагыш районының иң зур авылларының берсе. Анда китапханә моннан 100 ел элек үк ачылган булган.

Китапханә бинасы күптән яңарту таләп итә иде. Ниһаять, аны җиһазлауга 7,5 миллион сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 5 миллион сум – федераль бюджеттан. Бинаны капиталь төзекләндерүгә исә  Башкортстан бюджетыннан һәм җирле бюджеттан 5 млн. сумнан артык акча каралган.

«Яңартылган китапханә иске калмашлыларга һәм район кунакларына вакытны файдалы үткәрергә, үз идеяләрен һәм уйларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, халыкның барлык категорияләрен дә җәлеп итү урыны булачак. Гадәти уку залы һәм абонемент урынына китапханәдә яңа функциональ зоналар барлыкка килде», – дип билгели Чакмагыш китапханәләр системасы директоры Рәсимә Балягова.

Китапханә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен дә уңайлаштырылган, чөнки пандус, тышкы чакыру төймәсе  куеллган, ишек уемнары киң, махсус җиһазландырылган санузел, баскычлы гусеница күтәргече каралган. Уку өчен «Сөйләшә торган китаплар» махсус җайланмасы, Брайль шрифтлы китаплар булдырылган.

Китапханә яңартылган
Китапханә яңартылган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: