Барлык яңалыклар
Новости
21 сентябрь 2021, 12:26

Пермьдә фаҗига

Уку йортында тагын атыш, тагын корбаннар...

Пермьдә фаҗига
Пермьдә фаҗига

Владимир Путин Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында атыш нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга, зыян күрүчеләргә һәм һәлак булганнарның туганнарына ярдәм оештыру өчен, Пермьгә фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконы җибәрергә күрсәтмә бирде.

***

20 сентябрь иртәсендә  студент Тимур Бекмансуров Пермь дәүләт милли тикшеренү университеты бинасында  атыш ачкан. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 6 кеше (5 хатын-кыз һәм бер егет) һәлак булган, 24 кеше җәрәхәтләр алган. Шикләнелүче егет тоткарлау вакытында каршылык күрсәткән һәм яраланган, ә алга таба госпитализацияләнгән. РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 өлеше буенча "Үтерү" буенча җинаять эше кузгатылган.

Һөҗүм итүчене фаҗига булган урынга беренче килгән юл-патруль экипажы хезмәткәре тоткарлаган: ул атучыны яралаган, шуннан соң аңа беренче ярдәм күрсәткән. Полициянең кече лейтенанты Константин Калинин сөйләгәнчә, егеттә утлы коралдан тыш үзе белән патроннар һәм пычак булган.

Быел май аенда шуңа охшаш хәл Казан шәһәре гимназиясендә булды,  7 укучы бала, 2 укытучы һәлак булган, 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган иде. 

Фото: Интернеттагы ачык чыганаклардан.

Пермьдә фаҗига
Пермьдә фаҗига
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: