Барлык яңалыклар
Новости
21 сентябрь 2021, 13:01

Иске Калмашта – ял паркы

Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев әйтүенчә, авыл халкына парк бик ошаган.

Иске Калмашта – ял паркы
Иске Калмашта – ял паркы

Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында парк төзекләндерелгән. Төзү эшләре "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасы буенча үткәрелгән.

Паркта тротуарлар төзекләндерелгән, эскәмияләр, урам яктырткычлары, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылган.

«Мондый темплар белән без барлык авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең ялын оештыру турында өмет итә алабыз, дип уйлыйм. Бу яхшы башлангычка, территорияне төзүгә һәм төзекләндерүгә күп көч куючыларга рәхмәт. Хәзер монда агачлар һәм чәчәкләр утыртырга кирәк. Һәм, әлбәттә, сакларга һәм паркны чиста тотарга. Парк Иске Калмашлыларга ошады, һәм ул яшьләр генә түгел, өлкәннәр өчен дә яраткан урынга әйләнәчәк", – ди Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев.

Фото: https://vk.com/chekmagush40.

Иске Калмашта – ял паркы
Иске Калмашта – ял паркы
Иске Калмашта – ял паркы
Иске Калмашта – ял паркы
Иске Калмашта – ял паркы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: