Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2021, 12:20

Тузган торактан яңасына

Башкортстанда 5 меңнән артык кеше яңа торакны 2023 елның ахырына кадәр ала алачак.

Тузган торактан яңасына
Тузган торактан яңасына

Башкортстан Республикасы һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын вакытыннан алда төгәлләү турында өстәмә килешү төзеделәр. 5 меңнән артык кеше яңа торакны 2023 елның ахырына кадәр алачак, дип хәбәр итә дүшәмбе көнне республика Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте.

"Башкортстан Республикасы белән Торак-коммуналь хуҗалык фонды арасында өстәмә килешү төзелде, аның нигезендә төбәк үз өстенә йөкләмәне вакытыннан алда, 2023 ел ахырына кадәр алды, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын 2017 елның 1 гыйнварына кадәр төгәлләү күзаллана", – диелә хәбәрдә. Элекке программа исә 2025 елга кадәр исәпләнгән булган.

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының төп бурычларының берсе – ел саен 120 млн кв. м торакны файдалануга кертүне тәэмин итү һәм ел саен 5 млн гаиләнең торак шартларын яхшырту.

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/programmu-pereseleniya-iz-avariynogo-zhilya-v-bashkirii-zavershat-dosrochno

Тузган торактан яңасына
Тузган торактан яңасына
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: