Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2021, 11:50

Сайлаулар башланды

Русия Федерациясенең Дәүләт Думасына сайлаулар башланды. Алар өч көн буе – 17–19 сентябрьдә – дәвам итә. Фотода: Башкортстандагы сайлау участогыннан бер күренеш. Дим бистәсендә яшәүче Римма Нәби кызы ӘМИНЕВА: "Сайлаучыларны көтәбез!"

Сайлаулар башланды
Сайлаулар башланды

Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен 14 партия исемлеген теркәгән. Алардан барлыгы 3812 кандидат тәкъдим ителә. Алардан тыш, бермандатлы округлар буенча сайлауларда катнашу өчен 2020 кандидат теркәлгән. Шуларның унысы – үз-үзен тәкъдим итүчеләр, калганнары сәяси партияләр өчен чыгыш ясый. 39 төбәктә закон чыгару җыелышларын сайлаячаклар, ә тугыз төбәктә  төбәк башлыкларын турыдан-туры сайлаулар узачак. Тагын өч субъектта парламент әгъзалары губернаторлар өчен тавыш бирәчәк. 

Сайлаулар уңаеннан РФ Президенты В. Путин махсус мөрәҗәгать белән чыкты (http://kremlin.ru/events/president/news/66699).

Сайлаулар башланды
Сайлаулар башланды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: