Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2021, 09:23

Путин ник үзизоляциягә китә?

Моның сәбәбен ул Эмомали Рахмон белән телефоннан сөйләшүдә әйтте.

Путин ник үзизоляциягә китә?
Путин ник үзизоляциягә китә?

Владимир Путинның Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон белән телефоннан сөйләшүе булды.

Владимир Путин хәбәр иткәнчә, якын-тирә хезмәттәшләрендә ковид авыруы ачыклану сәбәпле, ул билгеле бер вакыт аралыгында үз-үзен изоляцияләү режимына күчәргә тиеш.

Шуны исәпкә алып, Русия Президенты бу атнада Дүшәнбедә узган иминлек советы сессиясендә, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары булган дәүләт башлыклары советы утырышында һәм видеоконференция режимында дәүләт башлыклары – ОДКБ (Күмәк иминлек турында шартнамә оешмасы) һәм ШОС (Шанхай хезмәттәшлек оешмасы) әгъзаларының уртак утырышында катнашачак.

Шулай ук ике яклы мөнәсәбәтләрнең һәм Әфганстандагы вакыйгалар белән бәйле вәзгыятьнең кайбер актуаль аспектлары буенча фикер алышынды.

Путин ник үзизоляциягә китә?
Путин ник үзизоляциягә китә?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: