Барлык яңалыклар
Новости
14 сентябрь 2021, 12:06

Спортчыларга бушлай кыйммәтле машиналар тапшырылды

Дмитрий Медведев спортчыларга BMW автомобиле ачкычлары тапшырды.

Спортчыларга бушлай кыйммәтле машиналар тапшырылды
Спортчыларга бушлай кыйммәтле машиналар тапшырылды

Русия Президенты Владимир Путин  Токиода узган XVI Паралимпия җәйге уеннарында җиңүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшыды. Тантана Кремльнең Екатерина залында узды. Паралимпия уеннарында Башкортстан спортчылары да катнашып, 12се төрле дәрәҗәдәге медальләр яулаган иде. Шуларның 5се алтын медальләр.

Аерым алганда, Богдан Мозговой, Анна Крившина, Илнур Гарипов, Андрей Николаев, Елена Прокофьева Дуслык ордены белән бүләкләнде. Алар барысы да Токиода алтын медальләр яулады.

Бүләкләү тантанасыннан соң Русиянең иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев спортчыларга BMW автомобиле ачкычлары тапшырды.

 

Фото: ufa.aif.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: