Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь 2021, 09:53

Олимпиада җиңүчеләренә – дәүләт бүләкләре

Кремльнең Екатерина залында Токиода үткән XXII Олимпиада уеннарының алтын медалистларына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.

Олимпиада җиңүчеләренә – дәүләт бүләкләре
Олимпиада җиңүчеләренә – дәүләт бүләкләре

РФ Президенты В. Путин спортчыларны күренекле җиңүләр һәм лаеклы бүләкләр белән котлады, аларга яңа уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

"Җиңел атлетикада “алтын”ны билгеләп үтәм, анда безнең җыелма команда соңгы елларда җиңел булмаган чор кичерә. Без ышанабыз, ул чор тиздән бетәчәк, һәм бу спорт төре вәкилләре яңадан лидерлыкка кайтачак, – диде В. Путин. – Нәфис гимнастикада Русия лидерлыгына килгәндә, безнең өчен ул сакланды – без моңа тулысынча ышанабыз: ул булды, бар,  ышанам,  киләчәктә дә булачак. Токиодагы Олимпия уеннарында без Русия җыелма командасының потенциалы зур булуын күрдек. Барыгызга да уңышлар телим".

Фото: http://www.kremlin.ru/events/president/news/66659/photos/66579.

Олимпиада җиңүчеләренә – дәүләт бүләкләре
Олимпиада җиңүчеләренә – дәүләт бүләкләре
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: