Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь 2021, 11:27

Карбыз агулы булганмы?

Вафат булган әби белән кызның канында этиленгликоль эзләре табылган.

Карбыз агулы булганмы?
Карбыз агулы булганмы?

Яңарак Мәскәүдә ике хатын-кыз: оныгы һәм картәнисе вафат булган иде. Аларның карбыз белән агулану ихтималы турында яздылар. Үзәк матбугат чаралары хәбәр итүенчә, әби белән кызның канында  этиленгликоль эзләре табылган.  Аларның Совхоз урамындагы "Магнит"тан сатып алган карбыз ашавы ачыкланган.

Сәүдә челтәрендә эчке тикшерү башланган. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыкланганчы, кибеттә тәкъдим ителгән карбызларның бөтен партиясе сатудан алынган.  

Фаразланганча, агулану башка продукт аркасында да булырга мөмкин. Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаментында билгеләп үтүләренчә, үлемнең төгәл сәбәбен суд-медицина экспертизасы гына әйтә алачак.

Этиленгликоль -- нефть химиясе чималының иң популяр төрләренең берсе һәм күп кенә сәнәгать продуктлары өчен компонент, шулай ук фитогормон буларак кулланыла.

Карбыз агулы булганмы?
Карбыз агулы булганмы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: