Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь 2021, 21:55

Сибайда яңа мәктәп төзеләчәк

«Урал аръягы-2021» III Бөтенрусия инвестиция сабантуе кысаларында Сибай шәһәрендә 6 нчы шәһәр мәктәбенә капсула салынган.

Сибайда яңа мәктәп төзеләчәк
Сибайда яңа мәктәп төзеләчәк

Уку йортына якынча 70 ел. Бинаның тузу дәрәҗәсе 70% ка җиткән. Чарада Башкортстан Республикасының Премьер-министры Андрей Назаров катнашты, ул кайчандыр үзе дә шушы мәктәптә укыган.

Яңа мәктәпне торгызу идеясе Андрей Геннадьевичка Башкортстанга эшкә кайткач барлыкка килгән. Аны республика Башлыгы Радий Хәбиров та хуплаган, заманча бина төзелешенә ризалык биргән. Уку йорты  2023 елның 1 сентябрендә укучылар өчен үз ишекләрен ачар, дип көтелә.

Андрей Назаров фикеренчә, хәзерге заман, динамик үзгәрүчән, дөнья һәм мәгариф форматлары сыйфатлы инфраструктура таләп итә. "Тезләнеп яисә 30-40 еллык парталарда укып, укытуның нәтиҗәлелеге турында сөйләп булмый. Без системалы рәвештә республикада белем бирүнең сыйфатын күтәрү, укытуның яңа стандартларын гамәлгә кертү буенча зур эш алып барабыз. Без ел саен яңа, уңайлы мәктәпләр ачабыз. Сибай – ул башкала, ул – Урал артының үзәк шәһәре һәм, әлбәттә, монда  заманча уку йортлары барлыкка килергә тиеш", – диде ул.

Сибайда яңа мәктәп төзеләчәк
Сибайда яңа мәктәп төзеләчәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: