Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь 2021, 21:30

Экология – көнүзәк мәсьәлә

Инвестсабантуйда экология проблемалары да читтә калмады.

Экология – көнүзәк мәсьәлә
Экология – көнүзәк мәсьәлә

Сибай шәһәрендә узган III Бөтенрусия "Урал аръягы-2021" инвестиция сабантуенда экология проблемалары да күтәрелде. Табигый байлыкларны саклау һәм яклау буйынса дискуссияне Бөтенрусия җәмәгать оешмасының Русия экологик җәмгыяте оештырды. Чара "Яшел үсеш. GreenBook. Сакчыл җитештереү технологиясе" мәйданчыгында үтте.

Киңәшмәдә җәмәгать оешмаларының уңышлы тәҗрибәсен тарату, табигатьтән файдалану өлкәсендәге иң көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү, экологик проблемаларны хәл итүдә сакчыл җитештерү технологиясен куллану кебек мәсьәләләр каралды.

Сессиядә катнашучылар экологиягә зур игтибар бирү кирәклеген билгеләде. Чынлап та,  тирә-як мохиткә карата һәркемдә, шул исәптән зур оешма-предприятие җитәкчеләрендә, сакчыл караш булу мотлак.

Экология – көнүзәк мәсьәлә
Экология – көнүзәк мәсьәлә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: