Барлык яңалыклар
Новости
11 сентябрь 2021, 10:46

Татарлар диктант язды

Кайбер урыннарда ике куянны берьюлы атып, диктантны милли киемнәрдә яздылар.

Татарлар диктант язды
Татарлар диктант язды

10 сентябрь Башкортстанда милли кием көне узды. Шулай ук “Татарча диктант” чарасы да үтте. Ул барлыгы 65 мәйданда оештырылды, диктантны 2227 кеше язды, шуларның 1963е мәктәп укучылары.

“Татарча диктант” акциясенә һәм Милли кием көненә Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге каршындагы Башкортстанның “Агыйдел” яшьләр клубы да кушылды. “Үзебезнең булдыклылыкны исбат итәргә омтылдык. Әлеге катлаулы дәвердә бергә җыелыша алмасак та, онлайн рәвештә яздык. Белемебезне тикшереп карауга чиксез шатбыз!” дип хәбәр итте бу хакта “Агыйдел” яшьләр клубы рәисе Юлай Низаев.

Диктант язган мәйданнар арасында Башкорт дәүләт университеты һәм аның Стәрлетамак бүлекчәсе, Башкорт дәүләт педагогия университеты, татар гимназияләре һәм башка урыннар бар.

 


Юлай НИЗАЕВ һәм Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА фотолары.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: