Барлык яңалыклар
Новости
11 сентябрь 2021, 10:41

Кайчан чит илләрдән зур акчаларга спортчылар яллау бетәр икән?

Бер көтү миллионерның бер туп һәм шайба артыннан чабып йөрүе миңа рухи ләззәт бирми.

Кайчан чит илләрдән зур акчаларга спортчылар яллау бетәр икән?
Кайчан чит илләрдән зур акчаларга спортчылар яллау бетәр икән?

Русиядә спортчыларны акчага яллау гадәти хәлгә әйләнде. Зур-зур акчалар түгеп чит илләрнең спортчыларын яллыйлар. Алар, аеруча, футболда күп. Русия Президенты Владимир Путин Русия премьер- лигада уйнаучы чит ил спортчыларына чикләү керткән иде. Аңа ярашлы, ялланган спортчылар сигездән артырга тиеш түгел. Чикләүне бетерү кирәклеге турында да фикерләр булды. Русия Президенты Владимир Путин премьер-лигада легионерларга лимитны гамәлдән чыгаруга каршы чыкты.

“Соңгы вакытта, әйдәгез, легионерлар санына чикләүләрне төшерик диләр. Сезгә нәрсә, 1988 елдан башлап Русия җыелма командасының Олимпия уеннарында уйнамавы билгеле түгелме? Чит ил кешеләреннән генә торса, тагын 20 ел уйнамаячак әле", – диде Президент физик культура һәм спортны үстерү советында.

Кем ничектер, мин үзем футбол һәм хоккей карарга яратмыйм. Бер көтү миллионерның бер туп һәм шайба артыннан чабып йөрүе миңа рухи ләззәт бирми. Мин аның урынына берәр кызыклы китап укыйм, яки кино карыйм. Әгәр дә мәктәпләрдә футболга осталыгы булган малайларны аерып алып алар белән шөгыльләнә башласалар, район үзәгендә шундый төркемнәр арасында беренчелек уздырып, иң сәләтлеләрне ачыклап район үзәгендә махсус мәктәп-интернатта укытсалар? Әгәр районнардагы иң шәп командаларны республика ярышында катнаштырып, алар арасында беренчелек уздырып, иң шәпләрне республика башкаласындагы шундый мәктәп интернатта укытсалар? Аларгны тәҗрибәле тренерлар өйрәтсә? Шул вакытта ил буенча сәләтле спортчылар үсәр иде дип уйлыйм. Шул чакта инде мин футбол һәм хоккей да карый башлар идем. Бу тормышта карый алырмынмы, юкмы, белмим.

 


Фото: republika.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: