Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2021, 09:24

"Рюкзак астында" проекты нәрсә ул?

Проект Башкортстанда туризмны үстерергә тәкъдим итә. Бу мөмкин эшме?

"Рюкзак астында" проекты нәрсә ул?
"Рюкзак астында" проекты нәрсә ул?
"Урал аръягы (Зауралье)" Инвестфорумының бер мәйданчыгы туризмга багышланачак. Анда "Рюкзак астында (Под рюкзаком)" яңа туристлык проектын алга җибәрү турында фикер алышачаклар. Инициатив төркем регионның туристик брендын төзү һәм оптимальләштерү мөмкинлекләре турында сөйләячәк. Моның өчен блогерлар, социаль челтәрләр, фикер лидерлары һәм оештырылган мәгълүмати продуктларны җәлеп итәргә туры киләчәк.
Проект төп өч форматта үтә ала: блогерлар белән даими походлар, төбәк конференцияләре һәм ел саен уздырыла торган федераль фестиваль (яңарак шундый чара Мәскәүдә узды).
"Башкортстанның туристлык өстенлекләре бар. Ул Евразиянең йөрәгендә урнашкан, бу Мәскәүдән нибары ике сәгать очу вакыты, һәм монда бер үк вакытта туризмның берничә төренә мөмкинлекләр бар: елга буйлап йөзәргә, матур Урал тауларына күтәрелергә, шифаханәгә урнашырга яисә тау чаңгыларында һәм атларда йөрергә мөмкин», – ди блогер Рәис Габитов.
"Рюкзак астында" проекты нәрсә ул?
"Рюкзак астында" проекты нәрсә ул?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: