Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2021, 15:05

Инвестсабантуй башланды

10 сентябрьдә эшлекле форум старт алды. Чара Башкортстан Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Хөкүмәте ярдәмендә оештырыла.

Инвестсабантуй башланды
Инвестсабантуй башланды

Чарага килгән кунакларны Магнитогорск аэропортында  кунакчыллык белән каршы алалар. «Урал аръягы-2021» форумында катнашучылар самолет трабыннан төшүгә аларны милли костюмнардагы артистлар сәламли. Кунаклар чәкчәк һәм данлыклы кымызны татып карый, курай моңнары яңгырый.

Аннан инде форум кунаклары Сибайга китте. «Урал аръягы-2021» бүген старт алды. Сибайда инвестсабантуйда бизнес-берләшмәнең 1000нән артык вәкиле, Русия һәм чит ил экспертлары һәм инвесторлары катнашу көтелә.

«Урал аръягы-2021» форумында Роспотребнадзор таләпләре тулысынча үтәләчәк, дип ышандыра оештыручылар. 

Инвестсабантуй башланды
Инвестсабантуй башланды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: