Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2021, 15:14

2,5 миллиард сум

"Урал арты" 3нче Бөтенрусия инвестицион сабантуенда нинди проектлар каралачак?

2,5 миллиард сум
2,5 миллиард сум
 

"Урал аръягы" 3нче Бөтенрусия инвестицион сабантуеның эшлекле программасы кысаларында Сибайда "Инвестицион сәгать" форматында инвестиция комитеты утырышы планлаштырылган. "Инвестсәгать" барышында биш инвестиция проекты турында фикер алышу планлаштырыла. Барлык проектлар буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 2,5 млрд сумнан артык.

Беренче проект – "МКХП-Ситно" ЯАҖнеке. Ул тегермән комплексын реконструкцияләүне һәм модернизацияләүне, шул исәптән цех төзүне һәм Сибайда макарон эшләнмәләре җитештерү линиясен сатып алуны күздә тота. Инвестицияләр күләме – 815,9 млн сум.

Икенчесе Туймазы районында Кандра авылы элеваторы базасында контейнер мәйданчыгы һәм элеватор комплексы булган бүлү-логистика үзәген төзүгә кагыла, кертемнәр күләме – 350 млн сум.

"Инвестсәгать" вакытында фикер алышырга тиешле өченче проект – Сибай һәм Уфа (Сипайлово) шәһәрләрендә "Риадент" имплантация һәм протезлау Үзәге. Инвестицияләрнең планлаштырылган күләме – 170 млн сум.

Аннары сүз «ЛДК» ҖЧҖе агач эшкәртү производствосы турында барачак (елына 50 дән 500 мең кубометрга кадәр әзер продукция). Инвестицияләр күләме – 1,2 млрд сум. Ул Башкортстан Республикасының Белорет районында гамәлгә ашырылырга тиеш.

Шулай ук "Шифа" компаниясенең инвестиция инициативасын карау планлаштырыла.

2,5 миллиард сум
2,5 миллиард сум
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: