Барлык яңалыклар
Новости
9 сентябрь 2021, 12:44

Ерак Көнчыгышны үстерү отышлы

Арктика – безнең территориянең 18 проценты, безнең илгә генә түгел, бөтен дөньяга, бөтен кешелек дөньясына кирәкле чимал запаслары.

Ерак Көнчыгышны үстерү отышлы
Ерак Көнчыгышны үстерү отышлы

Русия Президенты Владимир Путин  Көнчыгыш икътисадый форумының пленар сессиясе эшендә катнашты. Аның  темасы – “Үзгәрүчән дөньяда Ерак Көнчыгышның яңа мөмкинлекләре” дип аталды.

Чарада онлайн-форматта Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев һәм Монголия Президенты Ухнагийн Хурэлсух та катнаштылар. Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев чыгышын урыс телендә ясады, моның өчен Владимир Путин аңа рәхмәт белдерде.

Сессиядә төп чыгышны Русия дәүләте Башлыгы ясады.

– Русия өчен Ерак Көнчыгыш төбәге үсеше  бик зур әһәмияткә ия. Бу безнең илнең унъеллыкка түгел, ә йөз йөз ел алга үсеш перспективасы.

Арктика – безнең территориянең 18 проценты, безнең илгә генә түгел, бөтен дөньяга, бөтен кешелек дөньясына кирәкле чимал запаслары. Һәм бу җәһәттән безгә бу байлыкларга сакчыл, хуҗалыкчан караш өчен зур җаваплылык ята. Русиянең Ерак Көнчыгыш территорияләрен үстерүгә зур игътибар бирүе шуның белән аңлатыла да.

Соңгы алты елда Ерак Көнчыгышта җыелган турыдан-туры чит ил инвестицияләре күләме ике тапкыр диярлек артты һәм 80 миллиард долларга җитте. Төбәк сәнәгате бу елларда гомумрусия темпларыннан югарырак темплар белән үсте.

 

Фото: Kremlin.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: