Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2021, 09:33

Валерия Сибайга килә

"Урал аръягы (Зауралье)" 3нче Бөтенрусия инвестиция сабантуе уңаеннан бай мәдәни программа әзерләнгән.

Валерия Сибайга килә
Валерия Сибайга килә

Сибайда үтәчәк Инвестсабантуйда җырчы Валерия чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә оештыру комитеты. Аның чыгышы "Урал аръягы (Зауралье)" ачык мәйданчыгында "эйр операсы" форматында узачак. Валерия иске һәм яңа җырларын җырлаячак. 

"Урал аръягы (Зауралье)" өченче Бөтенрусия инвестиция сабантуе Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Башкортстан Хөкүмәте ярдәмендә уза. Форум программасы эшлекле һәм мәдәни программаларны берләштерә. Катнашучыларны сәнәгать комплексын, авыл хуҗалыгын, эчке туризмны һәм икътисадны үстерү темаларына, шулай ук гастрономия һәм музыка фестивальләренә багышланган стратегик сессияләр көтә. Русия хакимияте, бизнес-җәмгыять һәм мәдәни вәкилләренең генә түгел, ә чит ил спикерларының да визитлары көтелә.

Инвестиция сабантуеның мәдәни-күңел ачу программасын әзерләү буенча зур эш башкарылган.

Ул 10 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә «Street beat» бию шоу-концерты белән старт ала. Аннары кичәне Сибай коллективлары дәвам итәчәк. 21.30да сәхнәгә KARINA чыгачак. Бу -- музыкант, җырчы һәм композитор Алексей Романовның ("А-Мега" төркеменең элеккеге солисты, "Винтаж" төркеме катнашучысы) яңа продюсерлык проекты. Һәм хедлайнер булып Валерия чыгыш ясаячак. Аның чыгышы 22.00 сәгатьтә башлана. Сибайлылар  ачык мәйданчыкка керү ирекле. Кичәнең кульминациясендә бәйрәм фейерверкы атылачак.

Валерия Сибайга килә
Валерия Сибайга килә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: