Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2021, 10:32

Ә сездә "Пушкин картасы" бармы?

"Пушкин картасы"н 14--22 яшьлек русиялеләр ала ала. Картага дәүләт тарафыннан быел 3 мең сум акча салынган. Бу акчаны мәдәни чараларга кулланып була.

Ә сездә "Пушкин картасы" бармы?
Ә сездә "Пушкин картасы" бармы?

1 сентябрьдән башлангыч алган һәм яшьләр арасында мәдәниятне популяштыруны күздә тоткан бу программада ничек катнашырга соң?

Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

- "Дәүләт хезмәте" порталында теркәлергә.

- Исәп язуын расларга.

- «Дәүләт хезмәте. Мәдәният» мобиль кушымтасын йөкләргә.

- "Мир" түләү системасының виртуаль яки пластик картасын --  Пушкин картасын алырга.

- Кушымтада афишадан үзеңә ошаган чараны сайларга.

- Кушымтада, сайтта яки музей кассасында билет сатып алырга.

Чыганак: https://www.culture.ru/pushkinskaya-karta.

Ә сездә "Пушкин картасы" бармы?
Ә сездә "Пушкин картасы" бармы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: