Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2021, 09:43

Ковид темасына медиасессия

Инвестсабантуйда ковид темасына медиасессия дә оештырыла. Анда кемнәр чыгыш ясар?

Ковид темасына медиасессия
Ковид темасына медиасессия
9-10 сентябрьдә Сибай шәһәрендә узачак "Урал аръягы (Зауралье) 2021" 3нче Бөтенрусия инвестиция сабантуе кысаларында "Ковид чоры проблемалары матбугат, хакимият һәм җәмгыять күзлегеннән" темасына медиасессия узачак. Бу мәйданчыкны оештыручы булып "Аргументлар һәм фактлар" басмасы чыгыш ясый. Медиасессия спикерлары арасында --  «АиФ», «Мәскәү Комсомолецы», «ФедералПресс» нәшрият төркеме вәкилләре.
Чараның модераторы -- РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет каршындагы Мәгълүмат иреге һәм журналистлар хокуклары буенча мониторинг үзәге җитәкчесе Александр Алымов. Сессиядә катнашучылар ковид пандемиясенең җәмгыятькә йогынтысы турында фикер алышачак.
"Барлык матбугат чаралары өчен бу ике ел -- сынаулар вакыты да, яңа мөмкинлекләр дә. "АиФ" бик кыска вакыт эчендә хәвефне бәяли һәм дистанцион эш форматына күчә алды, өстәвенә федераль офиста гына түгел, төбәкләрдәге дистәләгән редакцияләрдә дә", -- ди медиасессия спикерларының берсе, "АиФ"ның баш мөхәррире урынбасары Индира Кодзасова.
Ковид темасына медиасессия
Ковид темасына медиасессия
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: