Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2021, 10:48

Салават һәйкәлен ник сүтәләр?

Уфалыларның һәм башкала кунакларының яраткан һәйкәленә төзәтү таләп ителә.

Салават һәйкәлен ник сүтәләр?
Салават һәйкәлен ник сүтәләр?

Уфада Салават Юлаев һәйкәленә реконструкция  таләп ителә. Моның өчен аны сүтеп алырга кирәк булачак.  Тарихи-мәдәни экспертиза ясаган Уфа, Мәскәү һәм Санкт-Петербург белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта документ Башкортстан Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе сайтында бастырылган.

Инженер-техник тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча,  скульптураның деформалашуы һәм тотрыклылыгын югалтуын дәвам итүе ачыкланган. Шулай ук аның нигезе, тирә-яктагы грунт та тикшерелеп, кирәкле ныгытмалар ясалачак.

Салават Юлаев һәйкәлен реконструкцияләү һәм сүтү кирәклеге турында шәһәр администрациясе бер ел элек хәбәр иткән иде инде. Башмәдәнимирас җитәкчесе Олег Полстовалов реставрация процессы ел ярым я ике елга кадәр сузылырга мөмкин, дип белдерде.

Чыганак: Башинформ.

 

Салават һәйкәлен ник сүтәләр?
Салават һәйкәлен ник сүтәләр?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: