Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2021, 20:51

Путин Себердә нишләп йөри?

Русия Президенты Владимир Путин Себернең бер төбәгендә оборона министры Сергей Шойгу компаниясендә ял итә, дәүләт башлыгы Мәскәүгә чәршәмбе көнне кич белән кайтачак. Бу хакта журналистларга Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде.

Путин Себердә нишләп йөри?
Путин Себердә нишләп йөри?

“Благовещенск юлыннан Путин Себер тарафына кузгалды, – дип билгеләп үтте Кремль вәкиле. – Тиздән ул Мәскәүдә булачак, без сезгә хәбәр итәрбез”.

Президентның Себердә вакытны ничек үткәрүе турында Песков: “тайга, таулар, йөрүләр, саф һава һ.б.”– “гадәти ял”, – дип санап китә.

Песков шулай ук ял видео һәм фотолары басылып чыгачак, дип ышандыра. Путин Мәскәүгә 8 сентябрь ахырына әйләнеп кайтыр дип көтелә.

Путин Себерне ял итү урыны итеп беренче тапкыр гына сайламый. Март аенда ул соңгы тапкыр карлы тайгада ял иткән иде. Ул сәфәрдә дә Президентны Шойгу озатып йөрде.

 


Фото: РИА Новости

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: