Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2021, 12:50

Милли кием күрекле

10-11 сентябрьдә Сибай шәһәрендә «Урал арты-2021 (Зауралье-2021)» Бөтенрусия инвестиция сабантуе узачак. Анда милли кием йөреше дә булыр дип көтелә. Фотода: татар милли киеменең бер үрнәге.

Милли кием күрекле
Милли кием күрекле

Чараны оештыручылар алдан хәбәр биргәнчә, форум кысаларында катнашучыларны һәм кунакларны стратегик сессияләре, түгәрәк өстәлләр, шулай ук бай мәдәни программа көтә.

Әйтик, инвестсабантуй көннәрендә милли кухня ризыклары һәм «КумысFEST» республика конкурс-фестивале, шулай ук милли костюмнарда йөреш планлаштырылган.

Билгеле булуынча, республика башлыгы Радий Хәбиров Указы буенча, 2020 елдан Милли кием көне сентябрьнең икенче җомгасында һәм апрельнең өченче җомгасында уза. Бу бәйрәм республикада яшәүче төрле халыклар мәдәниятен күзалларга мөмкинлек бирә. Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстан Республикасында 160ка якын милләт һәм 13 этник төркем яши. Милли кием йөрешендә Инвестфорум кунаклары болгар, чечен, украин, татар, башкорт, рус, үзбәк, таҗик кебек халыкларның милли костюмнарын күрә алачак.

Фоточыганак: vk.com/id233959823.

Милли кием күрекле
Милли кием күрекле
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: