Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь 2021, 16:48

Яңа космодром төзелә

Русия Президенты Владимир Путин Көнчыгыш (Восточный) космодромында булды һәм аның икенче чираты төзелеше барышы белән танышты.

Яңа космодром төзелә
Яңа космодром төзелә

Президент башта вертолеттан космодромны карады, аннары команда пунктын һәм “Ангара” дип аталган авыр класслы ракета өчен старт комплексының төзелеш мәйданчыгында булды. Дәүләт башлыгын Хөкүмәт Рәисе урынбасары – Президентның Ерак Көнчыгыш федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов, “Роскосмос” дәүләт корпорациясе генераль директоры Дмитрий Рогозин озатып йөрде.

Көнчыгыш – Русиядәге беренче хәрби булмаган космодром. Ул фәнни, социаль-икътисади, коммерция очышлары өчен тәгаенләнә. Космодром Амур өлкәсендә Циолковский шәһәре янында урнашкан. Аны төзү турындагы Президент Указы 2007 елда имзаланган иде.

“Ангара” ны беренче җибәрү 2023 елга планлаштырылган.

 

Фото: Kremlin.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: