Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2021, 10:55

Югары Кыйгыда – Яшьләр аллеясы

Анда ял итү өчен бөтен шартлар бар.

Югары Кыйгыда – Яшьләр аллеясы
Югары Кыйгыда – Яшьләр аллеясы

Югары Кыйгы авылында “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты ярдәмендә төзекләндерелгән Яшьләр аллеясы ачылды. Проектның гомуми бюджеты якынча 10 млн сум тәшкил иткән.

Халыкка уңайлы булсын өчен биредә ике яклы урам электр сәгате, 20 эскәмия,  зур фигуралы шахмат тактасы, шулай ук сувенир эшләнмәләр, бал, канцтоварлар, икмәк-күмәч әйберләре, шулай ук Кыйгы районы символикасы булган кием-салым сату өчен мобиль павильоннар урнаштырылган.

Аллеяны тантаналы ачуда Кыйгы районының мактаулы гражданы Диас Фәйзрахман улы Кирханов, шулай ук Югары Кыйгы лицееның тугызынчы сыйныф укучысы, олимпиадаларда берничә тапкыр җиңүче Максим Хаҗиев һәм беренче сыйныф укучысы Әминә Вәлиева катнашкан.

Аллея халык арасында популярлык казаныр  һәм ял итү өчен иң яраткан урыннарның берсенә әверелер, диләр район хакимиятендә.

Фото: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/v-bashkirskom-sele-verkhnie-kigi-blagoustroili-molodezhnuyu-alleyu-.

Югары Кыйгыда – Яшьләр аллеясы
Югары Кыйгыда – Яшьләр аллеясы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: